Алексеевск районында 12 нче район балалар һәм яшьләр фестивале!

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Кичә Алексеевск районы үзәгендә 12 нче район балалар һәм яшьләр фестивале талантларның матур фейерверклары белән шаулап-гөрләп узды.
Искиткеч зур бәйрәмне район башлыгы Владимир Козонков ачты:
– Сез – безнең горурлыгыбыз, өметебез. Сез – районыбызның гына түгел, ә бәлки республикабызның, хәтта илебезнең дә алтын фонды. Бүген без талантлы, яшь, энергияле алексеевскилыларның бер өлешен генә котлыйбыз. Ләкин бүләккә күбрәк бала лаек. Районыбызда шундый талантлы балалар, шулай ук аларның остазлары булу белән горурланабыз. Без сезгә күп санлы җиңүләргә ирешү өчен куйган көндәлек хезмәтегез, көчегез, сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз һәм сәләтегез өчен рәхмәт әйтәбез, – дип котлады балаларны Владимир Константинович.
 Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне һәм башлангыч сыйныф укучыларын“Белем юлыннан” номинациясендә; фән олимпиадаларында җиңүчеләрне; республика конкурсларында, конференцияләрдә һәм фестивальләрдә җиңүчеләрне; иң яхшы волейболчыларны һәм баскетболчыларны, иң яхшы көрәшчеләрне, теннисчыларны, чаңгычыларны, боксчыларны, бадминтончыларны һәм йөзүчеләрне; иң яхшы дөнья чемпионаты призерларын, Россиянең спорт мастерларын; Алексеевск районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында IX Спартакиадада җиңүчеләрне; балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучыларын, иң яхшы укучыларны “Иҗат һәм осталык” номинациясендә; үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны; шулай ук яшьләр оешмалары лидерларын, аграр колледж активистларын рәхмәт хатлары һәм грант ярдәме белән билгеләп үттеләр.


 Ирина Монина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International