Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Хамматов Рәфгат Сибгатулла улын 90 яшьлеге белән котлау

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

2018 елның 8 февралендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе житәкчесе Газинур Мусин hәм Урта Тигәнәле авылы җирлеге башлыгы Әлхәт Зәйнуллин 90 яше тулу уңаеннан хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Хамматов Рәфгат Сибгатулла улын Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин hәм хакимият башлыгы В.К.Козонков исеменнән котлау открыткалары hәм бүләкләр тапшырдылар. 
Рәвгат Сибгатулла улы Бөек Ватан сугышы вакытында hәм аннан соң да колхозда төрле эшләрдә тырышып эшли. 1948 елдан 1951 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1952–1953 елларда Лаеш авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбендә укый. Аннан соң Алексеевск МТСында хезмәт куя. 1960-1988 елларда туган колхозында чылбырлы тракторда эшли. Күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 1955 елда өйләнеп җибәрә hәм хатыны Мөнәвирә апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Рәфгат Сибгатулла улының  җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта улы Тәлгат һәм килене Алия белән яши. Хамматовлар гаиләсе авыл халкы арасында зур хөрмәт казанды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International