Безнең спортчылар өчен ял көннәре бай эчтәлекле булды. Алексеевскида чаңгы базасында 220 бала һәм кырык өлкән кеше кояшлы шимбә көнне кәефләрен күтәреп алырга карар итте. Ярышларда катнашучыларның фикере буенча, бу көнне чаңгы юлы һәм һава торышы кышкы урманда йөрү өчен менә дигән иде. Призерларның барысы да грамоталар һәм ярыш символикасы төшерелгән традицион бүрекләр белән бүләкләнде.
Моннан тыш, чаңгычыларыбыз Мәскәү өлкәсе һәм Яшел Үзәндә узган ярышларда да катнаштылар. Виталий Уфимцев кырык чакрымлы “Николов перевоз” марафонында старт алды. Виталий сөйләгәнчә, чаңгы юлы Олимпия чемпионнары күнегүләр ясый торган Александр Легков спорт үзәге трассасында узган:
– Баштан ярышларны башка трассада үткәрергә планлаштырылган иде, ләкин елгада боз нәзек булу сәбәпле, аны бүтән җиргә күчерделәр. Бу хакта белеп, күпләр стартка чыгудан баш тартты, чөнки ул “Олимпия” трассасы катлаулы: анда тигез җирләр юк, тоташ төшү һәм күтәрелү урыннары гына. Гариза биргән мең кешедән ахырга кадәр нибары 500 кеше генә калды.
Яшел Үзән марафонында Ирина Фионина (6 мин.), Наталья Хәйруллина (5 мин.) һәм Илнар Гатауллин (4 минут) катнашты. Хатын-кызлар 1,5 км спринтта шәхси зачетта ярым финалга кадәр килеп җиттеләр.