Кыркүл авылыннан Калентьева Мария Дмитриевна 90 яшьлеген билгеләп үтте 90 яшьлеге белән котлау

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Калентьева Мария Дмитриевна күп балалы гаиләдә үскән. Мария Дмитриевнага 13 яшь тулгач, сугыш башлана. Әтисе беренче көннәрдән үк сугышка китә, ә тиздән һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Бөтен авырлык балалар җилкәсенә төшә: урман кисәргә дә йөртәләр, басу-кырларга көлтә бәйләргә дә йөргән ул h.б.лар. Сугыштан соң, 1954 елда Мария Дмитриевна кияүгә чыгып, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр колхозда сыер савучы булып эшли. Мария Дмитриевнаның алты оныгы үсә. Хәзерге вакытта ул авыл тормышында актив катнаша, яхшы күңелле кеше зур хөрмәткә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International