Алексеевск районының территориаль сайлау комиссиясе 2018 елның 6гыйнварыннан 19 мартына кадәр эшли.
Участок сайлау комиссияләре 2018 елның 16 февраленнән 18 мартына кадәр эшли.
Эш вакыты: эш көннәрендә иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр;
Ял һәм бәйрәм көннәрендә иртәнге 8 дән көндезге 1 гә кадәр.
Яшәү урынында ничек тавыш бирергә?
Теләсә кайсы сайлаучы, кайда гына булмасын, кайда теркәлгән булуына карамастан, үзе өчен уңайлы сайлау участогында сайлый ала.
Моның өчен 2018 елның 31 гыйнварыннан 12 мартына кадәр гариза бирергә кирәк:
– территориаль сайлау комиссиясенә Совет мәйданы, 6 нчы йортка эш көннәрендә көндезге 3 тән кичке 7 гә кадәр; бәйрәм һәм ял көннәрендә иртәнге 8 дән көндезге 1 гә кадәр.
– күп функцияле үзәккә (МФЦ), Совет мәйданы, 2 нчы йортка; эш көннәрендә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр; сишәмбе, пәнҗешәмбе – иртәнге 8 дән кичке 7 гә кадәр (төшке ялсыз), шимбә – иртәнге 8 дән 1 гә кадәр, якшәмбе – ял көне.
– “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша:
Гаризаларын 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр теркәргә өлгермәгәннәр өчен махсус гаризаны участок сайлау комиссиясендә үзеңнең теркәлү урыныңда 13 марттан 16 мартка кадәр көндезге 3 тән кичке 7 гә кадәр, 17 мартта иртәнге 8 дән көндезге 2 гә кадәр тапшырырга.