Игътибар!

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча  гражданнар белән тематик консультация үткәрә, ул  Россия Федерациясе Хөкүмәте куйган чик бәягә бәйле рәвештә  кунакханәләрдә һәм башка урыннарда  яшәүнең  факттагы бәясе мәсьәләләре буенча 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын үткәрүгә туры китерелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 ел, 10 февраль, 89 санлы карары  белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре өчен кунакханәләрдә хезмәт күрсәтүнең максималь бәясе урнаштырылды. Кунакханәдә хезмәт күрсәтүнең әлеге карарда билгеләнгән максималь бәясе (бер тәүлек яшәгән өчен кунакханәнең категориясенә карап сумнарда) футбол буенча дөнья  чемпионаты үткәрелү чорында кулланыла, ул беренче матчка кадәрге көннән бер ай элек һәм соңгы матч үткәрелгән көннән соң бер айдан төгәлләнә. Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлеге “кайнар линиясе”нә шәһәр һәм район халкыннан шалтыратулар 2018 елның 22 гыйнварыннан көн саен (ял көннәреннән кала) иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр кабул ителәчәк. Төшке аш вакыты – 12 дән 1 гә кадәр. Тел. (84342) 5-51-50, 5-50-05.  

Роспотребнадзорның Чистай территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International