Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Яңа ел бүләкләре марафонына старт бирде

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Елның төп бәйрәме алдыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин  “үз” округы өчен чын Яңа ел бүләкләре марафоны оештырды.

Яңа ел алдыннан татлы бүләкләрне депутаттан Татарстанның Түбән Кама сайлау округына керүче 10 муниципаль районыннан 600 гә  якын бала алды.

Хәйруллинның  Хәйрия фонды аша озак көтелгән бүләкләр  мөмкинлекләре чикләнгән,“Балкыш”, “Каенкай”, “Кайгырту”, “Хыял” интернат-йортларында тәрбияләнүче һәм авыр хәлдә яшәүче гаилә балаларына җибәрелде.

– Яңа ел – гаилә һәм бөтен кешенең иң яраткан бәйрәме. Бөтен баланың   бүләкләре булырга тиеш. Әйтергә кирәк, аларның барысының да бердәй бәхетле булуларын, шатлануларын һәм могҗизага ышануларын телим, – диде Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International