Сәламәтлек лагеренә бушлай юлламалар

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Кышкы каникуллар чорында аз тәэмин ителгән гаилә балаларына  Чистай шәһәренең Змеево бистәсендәге “Раздолье” сәламәтләндерү лагерендә ял итәргә тәкъдим ителә.
Смена 2018 елның 5 гыйнварыннан 25 енә кадәр (21 көн)  оештырылачак. Бушлай юлламаларны җан башына уртача керемнәре Татарстан Республикасы буенча билгеләнгән  яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр, шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә яшәүче яшүсмерләр ала ала. Юллама алыр өчен  түбәндәге адрес буенча яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә: Алексеевск штб., Совет мәйданы, 2 нче йорт. Контакт телефоны: 2-47-41.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International