Бәйрәмне Кыш бабайлар һәм Кар кызларының йөреше ачты. Төп Кыш бабай бала-чаганы якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, төрле утлары белән җемелдәүче урман гүзәлен кабызды. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кунакларны музыка, шулай ук бәйрәм фейервергы сөендерде.