2017 елның декабре дәвамында В.И. Абрамов исемендәге туган як музее Алексеевск аграр колледжы студентлары өчен “Ватаныбыз Геройлары: билгеле һәм онытылган исемнәр” темасына актив төстә чаралар комплексы (лекцияләр, экскурсияләр) үткәрә.
Геройлар турында сөйләү Беренче бөтендөнья сугышыннан алып башлана – бүгенге көндә без әлегә бер генә якташыбызны – Георгий тәресенең барлык дүрт дәрәҗәсе кавалерын гына беләбез. Бу - Ахманаев Илья Фёдорович. Шулай ук Социалистик Хезмәт Геройлары А. Арбузов, П. Степанов, Н. Соболев, А. Беспалова да онытылмады. Якташларыбыз арасында биш Советлар Союзы Героеннан бер Дан орденының тулы кавалеры Шляпников М.С. бар. Яшьләр хәзерге буын өчен исән калган һәм һәлак булган сугышта барлык лаеклы катнашучыларны, кайчак кечкенә һәм күзгә бәрелеп тормаган тырышлыклары белән Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәрен хаклы рәвештә геройлар дип атауның мөһим икәнлеген, бүгенге шартларда Икенче Бөтендөнья сугышының йомгакларын бозып күрсәтүче, Гитлер коалициясен тар-мар итүдә илебезнең ролен икенче дәрәҗәгә кадәр төшерүче ялган тарихчыларның провокациясенә бирелергә ярамавын беләләр.
Герой исеменә тәкъдим ителеп тә, аны алмаган якташларыбыз (бүген шундый тугыз кеше мәгълүм) турында сөйләү лекциянең шактый өлешен алды. Бүген инде шундый алты музей дәресе үткәрелде, аларны 70 тән артык кеше тыңлады.