Дүшәмбе көннне, 18 декабрьдә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Зур концертлар залында “Ел спортчысы-2017” тантаналы чарасы булды.
Татарстанның спорт җәмәгатьчелеге елга йомгак ясады. Нәтиҗәләр буенча Алексеевск районы “Спорт эшенең куелышы буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы” номинациясендә иң яхшы дип табылды. Район башлыгын шундый югары казаныш белән ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов котлады.
Шулай ук ел йомгаклары буенча республика спортының иң яхшы олимпия төрләре федерациясе унлыгына ТР Бадминтон федерациясе керде. ТР Бадминтон федерациясенең Попечительләр Советы рәисе Алексей Демидовка бүләкне Россия теннис федерациясе Президенты, атаклы теннисчы Шамил Тарпищев тапшырды.Алексеевск бадминтончыларының Татарстанда лидерлык позициясен алып торуларын билгеләп үтәбез.
“Спортның олимпия булмаган төрләре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы” номинациясендә (ир-атлар арасында) Кыркүл авылы кешесе, Россиянең армспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, 2017 елгы дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Артур Макаров җиңде.