Пиротехниканы кем һәм ничек сата?

2017 елның 15 декабре, җомга

Пиротехник әйберләр сатуны оештыруның барлык мәсьәләләре буенча беренче чиратта сатыла торган урындагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 “Пиротехник әйберләрне таратканда һәм файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен раслау  турында”гы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 22.12.2009 ел, 1052 санлы карары пиротехник әйберләр сату кагыйдәләрен җайга салучы төп норматив акт булып тора.

Пиротехниканы (көнкүрештә файдаланылучы пиротехник әйберләр) сатуга лицензия яки махсус рөхсәт таләп ителми.

Пиротехниканы сату бары тик рәсми рәвештә теркәлгән юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә генә рөхсәт ителә, әгәр икътисадый эшчәнлекнең  шул төре турында аларга карата юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында һәм шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрында мәгълүматлар булса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International