“Россия лидерлары” конкурсының округ ярым финалында 38 татарстанлы катнашачак

2017 елның 15 декабре, җомга

 15–18 декабрьдә  Түбән Новгород һәм Самарада Идел буе федераль округында “Россия лидерлары” идарәчеләре Бөтенроссия конкурсының ярым финалы булачак.  Конкурс Россия Президенты В. В. Путин инициативасы белән оештырылды һәм “Россия – мөмкинлекләр иле” ачык платформасының флагман проекты булып тора.

 Идел буе федераль округында ярым финал ике шәһәрдә: Түбән Новгород һәм Самара шәһәрләрендә узачак.  Идел буе федераль округының 301 ярым финалчысыннан 148 кеше Түбән Новгородка, шул исәптән Түбән Новгород өлкәсеннән – 53, Пермь краеннан – 29, Удмуртия Республикасыннан – 20, Чуашстан Республикасыннан – 19, Киров өлкәсеннән – 10, Пенза өлкәсеннән һәм Мордовия Республикасыннан –  6 шар, Мари Иле Республикасыннан 5  катнашучы чакырылды.  
Самарага 153 конкурсант, шул исәптән  Самара өлкәсеннән– 48, Татарстан Республикасыннан – 38, Башкортостан Республикасыннан – 22, Саратов өлкәсеннән – 21, Оренбург өлкәсеннән – 16, Ульяновск өлкәсеннән 8 кеше киләчәк.
Алар барысы да конкурсның дистанцион этабында җиңүчеләр, бу этапка Идел буе федераль округыннан 32 меңнән артык гариза килгән иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International