Левашево авылында республика программасы буенча кибет ачылды

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Ике сәгатькә иртәрәк Левашево авылында район кулланучылар җәмгыятенең яңа кибете ачылды. Әлеге объект Татарстанда беренчеләрдән булып республика программалары кысаларында торгызылды.
Авыл уртасында урнашкан яңа кибет ачылышына Левашево авылы кешеләре килде. Югары стандартларга җавап бирүче шушы заманча бинада азык-төлек һәм иң кирәкле хуҗалык товарлары сатылачак. Кибетне ачканда район башлыгы Владимир Козонков, Татпотребкооперация системасы аркасында иң ерак авылларда да кешеләрнең товарлар сатып алу белән мәшәкатьләре булмаячак, диде:
 – Без яңа кибет өчен сезнең белән бергә сөенәбез. Шушы яңа яки район авылларында урнашкан дистәләгән башка кибетләрдә кирәкле бөтен әйберләрне, өстәвенә зур ассортиментта сатып алырга була. Берәр нинди тантананы – туймы ул, Яңа елмы – билгеләп үтү өчен элеккегечә Чистайга яки Казанга барып торырга кирәкми.
 Левашеволыларны бәйрәм вакыйгасы белән Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов котлады. Ул, Алексеевск райпосы өченче ел инде рәттән Татарстанның иң яхшы оешмасы булып тора, дип билгеләп үтте.
 Югары дәрәҗәдәге кунакларга символик тасманы кисәргә булышкан бала- чага катнашындагы тантаналы ачылыштан соң чарада катнашучылар ассортимент белән танышырга киттеләр. Район башлыгы беренче сатып алучы булды, ул кулланучылар җәмгыяте пекарнясында пешерелгән ипи сатып алды. Ә иң нәни сатып алучыларны ачылу  хөрмәтенә шоколадлар белән сыйладылар.
Сатучы Валентина Арсеньева өчен әлеге яңа бина әйбәт бүләк булды, ул иске кибеттә 1984 елдан бирле эшли:
– Гомерем буе райпода эшләдем. Хәзер инде мин пенсиядә һәм шушы заманча, җылы һәм якты бинада әз генә булса да эшләп калачагыма шатмын. Биредә бик уңайлы, җыйнак, бәдрәф һәм су бар. Президентка шундый бүләк өчен рәхмәт!
 Авыл кешесе Александр Евсягин, яңа сәүдә ноктасына йөрергә уңайлы булачак, чөнки ул авыл уртасында урнашкан, дип билгеләп үтә:
 – Без, авыл кешеләре, республика җитәкчелегенә шундый җылы һәм уңайлы бина өчен рәхмәт әйтәбез. Сатучылар хәзер җылыда эшләячәкләр, без бирегә гел килеп йөриячәкбез, чөнки ул уңайлы урында урнашкан.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге кибеттә, Алексеевск райпосының башка сәүдә нокталарындагы кебек үк, Алексеевскида популярлык казанган үзебезнең продукция сатыла. Якын киләчәктә мондый кибет Зур Тигәнәледә дә төзеләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International