Фәрит Мөхәммәтшин яшь алексеевскилыга паспорт тапшырды

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Парламентта паспортлар тапшыру тантанасы яхшы традициягә әйләнде, быел ул бишенче тапкыр уза.

Тантаналы чарага Татарстанның төрле муниципаль берәмлекләреннән 34 мәктәп укучысы чакырылды. Болар – уку отличниклары, конкурсларда җиңүчеләр, олимпиада, спорт ярышлары призерлары, үз сыйныфы һәм мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучылар.

Чара башланыр алдыннан балалар парламентаризм музеена бардылар,  республиканың мөһим карарлары кабул ителә торган утырышлар залында булдылар.

Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт Гимннары яңгырагач, җыелучыларга Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясе Сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.
 Ул, яшь Татарстан гражданнарының паспортларын нәкъ менә 12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә алулары бик әһәмиятле, дип билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, һәр елны Татарстанда беренче тапкыр 40 меңнән артык кеше паспорт ала. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Россиянең яңа Төп Законы 1993 елның 12 декабрендә кабул ителүен һәм аның төп нигезләмәләре үзгәрешсез калуын искәртеп узды.

– Татарстан Конституциясе Россиянекеннән бер ел алда кабул ителде һәм менә 24 ел ул халыкка хезмәт итә, безнең барыбызны да – төрле яшьтәге, төрле милләт һәм төрле дин тотучыларны берләштереп тора. Күп кенә критерийләр буенча безнең республика – илдә әйдәп баручы һәм сез анда яшисез, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

– Минем уйлавымча, сезнең алда торган төп бурыч – әйбәт укырга, тәҗрибә тупларга, – дип өстәде ул. – Без парламентта төрле категория гражданнар белән очрашулар үткәрергә тырышабыз. Демократик орган булган дәүләт хакимиятенең ишекләре сайлаучылар өчен ачык. Хәзер сез дә, паспорт алгач, бирегә килә, тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз, һәм без куелган мәсьәләләрне бергә чишәчәкбез.

Республика парламенты башлыгы Татарстанда яшь буынны үстерү өчен бөтен уңайлыклар тудырылуын җиткерде.

– Яңа мәктәпләр төзелә, мәктәпкәчә учреждениеләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, хастаханәләр ремонтлана. Татарстан – бюджет акчаларын кулланып, социаль мәсьәләләрне чишүдә алдынгы төбәк. Сез үз республикагыз белән ил белән горурланган кебек үк горурланырга тиешсез, – диде ул.

Укучылар исеменнән җавап сүзе белән уку отличнигы,  3D-модельләштерү,  “50 инновацион идея” конкурслары җиңүчесе, “ХХI гасыр Кулибины” яшь уйлап табучыларының республика  олимпиадасы призеры, Г.С. Боровиков исемендәге 3нче  Алексеевск урта мәктәбе укучысы Антон Фомин җавап сүзе белән чыкты.

– Бүген без алган документ безнең хокукларыбызны һәм бурычларыбызны раслый, республикабыз хакына намуслы эшләү бурычын искә  төшерә. Бу – безнең һәркайсыбыз өчен мөһим вакыйга. Бу вакыйганың нәкъ менә республикабыз Дәүләт Советында узуына гаҗәпләндек һәм шуның өчен рәхмәтлебез. Хәтта диварлар да безгә аерым вазыйфалар йөкли. Мин үсүемне дәвам иттерәчәкмен һәм,  туган республикабызны данга күмеп, укуда, спортта һәм мәдәнияттә үз нәтиҗәләремне яхшыртачакмын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International