Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Миңнехан Минәхәт улы Җәләлетдинов бүләкләнде.
“Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе әлеге бүләккә Алексеевск районы сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан лаек булды.