Алексеевск районында инвалидлар җәмгыяте актив эшли

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Бу көн сәламәтлеге чикләнгән, ләкин рухлары көчле кешеләр өчен оештырылган.

Бөтендөнья инвалидлар көне алар турында яшәп килүче фикерне үзгәртергә мөмкинлек бирә. Ул гомумкабул ителгән стереотипларны җимерә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, аларның яшәү шартларын җайга салырга булыша. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Конституция буенча илнең барлык гражданнары белән тигез хокукларга ия.

Безнең районда инвалидларның район җәмгыяте 1991 елның 1 февралендә төзелде. Аны төрле вакытларда Сорокин В.А., Ольнева А.П. җитәкләде, ә 2007 елдан аларга энергияле, мәрхәмәтле ханым Седова Нина Кузьминична җитәкчелек итә.

Район инвалидлар җәмгыятендә барлыгы 176 кеше. Ә район авылларында аның 20 башлангыч оешмасы төзелде, аларның һәркайсының үз рәисе бар. Җәмгыять базасында хор, үзешчән сәнгать, бию, “Хуҗабикә” кулланма сәнгать түгәрәкләре эшли.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар картлар йортында концерт әзерләп үткәрделәр, “Балкыш” республика фестивалендә катнаштылар. Кулланма сәнгать түгәрәгендә чәчәкләр, кулдан төрле әйберләр ясыйлар, бәйләү белән шөгыльләнәләр.

Җәмгыять каршында тренажер залы бар һәм сәламәтлек төркеме булдырылган, шулай ук эмоциональ бушану бүлмәсе эшләп килә, алар атнасына инструкторлар җитәкчелегендә өч көн эшлиләр.

Седова Нины Кузьминична эшләгән еллар эчендә 600 мең сумлык алты грант отылды, бу матди-техник базаны яңартырга һәм җәмгыятьнең эшчәнлеген яхшыртырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International