Китапханәдә брейн-ринг

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Җәмгыять тормышының иң мөһим ике өлкәсе вәкилләре – хокук саклаучылар һәм педагоглар коррупциягә каршы көрәш ачтылар. Узган атнада  үзәк китапханә бинасында тематик брейн-ринг булып узды.

Районның аграр яшьләр  берләшмәсе рәисе Алия Сигбатуллина  коррупциягә каршы тема белән бәйләнгән сораулар әзерләгән иде. Биремнәр дөнья тарихы белән тыгыз бәйләнгән иде, ләкин катнашучылар биремнәрне уңышлы үтәделәр.

Район үзәге мәктәпләренең педагоглар командасы каты көрәштә шулай да хокук саклаучыларны җиңеп чыктылар.

Катнашучыларга уенның форматы – диңгез сугышы азарт өстәде. Җавапларны һәм  отылган очколарны компетентлы жюри бик җентекләп күзәтеп торды.

Барысы да бәйгеләрдән зур канәгатьләнү алдылар һәм мондый интеллектуаль уеннар киләчәктә дә үткәрелер, дигән ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International