Айрат Хәйруллин: “Бу кешеләрнең бик тә көчле рухлы булулары тирән хөрмәт уята”

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә туры китерелгән Инвалидлар ункөнлеге башланды.

2003 елдан бирле Хәйруллинның хәйрия фондына үз акчасын күчерүче РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин сөйләгәнчә, декабрьнең беренче көннәрен физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итәргә булышу яхшы традициягә әйләнде.

 – Бу кешеләрнең бик тә көчле рухлы булулары тирән ихтирам уята. Күпләр энергияле яшәү рәвеше алып бара, социумда активистлар булып тора, үзләренең бик югары максатлары була һәм алар шул максатларга  ирешергә омтылалар. Фонд директоры Ирина Волостнова  йөзендә без команда белән бергә аларга ярдәм итәргә һәм үз башлангычларында булышырга тырышабыз, – диде депутат.

 Хәйруллин фондының актив социаль эш белән шөгыльләнүен, мохтаҗларга: күп балалы гаиләләргә, балалар йортларына, картлар һәм инвалидлар интернат-йортларына, мәктәпләргә, җәмәгать һәм дини оешмаларга ярдәм кулы сузабыз. Моннан тыш, фондның социаль яктан әһәмиятле күләмле чараларда, республика акцияләрендә һәм проектларында катнашуын билгеләп үтәбез.

 Быел Инвалидлар ункөнлегендә фонд шефлыкка алган Түбән Кама сайлау округына керүче районнарда  төрле чаралар булып узды, депутаттан бүләкләр тапшырылды.

 Ункөнлектә депутат Айрат Хәйруллиннан 345 кеше бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International