Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә Хөкүмәт һәм республика бизнесы вәкилләре табигый газдан файдалануга күчү юлларын һәм механизмнарын тикшерделәр.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының нефть, газ һәм химия комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльдар Адиев, Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков, “Газпром газ-мотор ягулыгы” ААҖ филиалы директоры урынбасары Александр Карпов, шулай ук автотранспорт өчен газ ягулыгы белән бәйләнгән компания вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар метанга күчү ягулыкка чыгымнарны өч тапкырга диярлек киметә һәм, беренче чиратта, бизнеска продукция ташуга үз чыгымнарын азайтырга булышачак, дип таныдылар. Шуның өстенә очрашуда, ягулыкның әлеге төре экологик яктан чистарак һәм двигательләрнең эшче ресурсларына тискәре йогынты ясамый, дип билгеләп үтелде.