Прокуратура аңлата

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы ел саен билгеләп үтелә торган, БМО Генераль ассамблеясе раслаган коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан коррупциягә каршы законнарның нигезләмәләрен аңлата.

“Коррупциягә каршы көрәш турында”гы 25.12.2008 ел, 273-ФЗ санлы Федераль законның 1 нче маддәсе, 1 нче пункты нигезендә коррупция дигәнне  хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерцияле сатып алу яисә физик затның иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп акчалата, матди байлык, башка төрле мөлкәт яисә милек характерындагы хезмәтләр алу, үзләре яисә өченче затлар өчен бүтән мөлкәт хокукларын алу максатларында үз вазыйфаи урыныннан бүтән төрле законсыз файдалану, шулай ук күрсәтелгән затка әлеге керемне физик затлар тарафыннан законсыз бирү дип аңларга кирәк.

РФ Җинаятьләр кодексында ришвәт алган өчен дә, ришвәтне биргән өчен дә, ришвәт биргәндә арадашчы булган өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган.

Ришвәт акча, кыйммәтле кәгазьләр яки милек характерындагы хезмәтләрне законсыз күрсәтү рәвешендә башка милек  яисә башка милек хезмәтләре күрсәтү булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International