2017 елның 4 декабрендә Түбән Новгородта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашты, традиция буенча мондый очрашу ел саен үткәрелә.
Округның барлык 14 төбәгенең әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән ул узып баручы елда социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсеш йомгакларын тикшерде.