2017 елның 1 декабрендә район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Л.Белова Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Шубина Мария Александровнаны 95 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Мария Александровна сугыш вакытында район башкарма комитетында секретарь-машинистка булып эшли, Арча шәһәре тирәләрендә оборона корылмалары (танкка каршы чокырлар) төзүдә катнаша. Сугыш тәмамланганнан соң Бөек Ватан сугышында катнашкан бер кешегә кияүгә чыга, ике бала: улы Геннадий һәм кызы Людмиланы таба. Аннары озак еллар сөт-консерв комбинатында баштан секретарь-машинистка, аннары автотранспорт бүлегендә запас частьләр склады мөдирәсе булып эшли. Мария Александровнаның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.