Алексеевск районында “Батарея утырды” экологик проекты өчен акча җыю башланды

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Проект район кешеләренең игътибарын экологик проблемага җәлеп итүгә, агулар туфракка эләкмәсен өчен файдаланылган электр энергиясе белән туклану элементларын  утильләштерү кирәклегенә юнәлдерелде.

Проект максатларында  иске батареяләрне (автомобиль аккумуляторларыннан тыш) биш кабул итү пунктын кешеләр күпләп була торган урыннарга урнаштырырга:

🚮 1 нче Алексеевск урта мәктәбе  (Алексеевск,  Некрасов урамы, 38 нче йорт); 
🚮 2 нче Алексеевск урта мәктәбе  (Алексеевск, Гоголь урамы, 24 нче йорт); 
🚮 Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбе  (Алексеевск, Гагаринурамы, 20 нче йорт); 
🚮 Асылбикә"  сәүдә үзәге (Алексеевск, Казаков урамы, 10А йорт); 
🚮 Биләр урта мәктәбе (Биләр, Ленин урамы, 2 нче йорт).

Акча «Карта инициатив» порталында (https://ikarta.tatar/initiative/sela-batarejka) - онлайн-мәйданчыкта җыелачак, ул битараф булмаган гражданнарның тырышлыгын һәм бизнесны Татарстан кешеләренең социаль һәм мәдәни инициативаларын тормышка ашыру буенча берләштерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International