Балалар товарлары һәм аларның куркынычсызлык мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачылды

2017 елның 1 декабре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге Чистай, Спас районнарында 2017 елның 4 декабреннән 18 декабренә кадәр балаларның өс һәм аяк киемнәре, уенчыклары, Яңа ел товарлары, бала ризыкларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, Яңа ел товарларын сайлап алу мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр бирүне оештыра.

Халыктан шалтыратулар Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге Чистай, Спас районнарындагы “Кайнар линия”гә 8(843 42) 5-51-50, 5-50-05, (843 41) 2-37-81  телефоннары буенча иртәнге 9 дан кичке 4 кә кадәр кабул ителәчәк, төшке аш вакыты 12 дән 1 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International