Проектны эшләүче – Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге. Адресы: 422900, Татарстан Республикасы Алексеевск районы, Гоголь урамы, 13 нче йорт.
“2018 елга Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү” максатлы программасын раслау турындагы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының карар проекты белән Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегендә эш көннәрендә иртәнге 10 нан кичке 4 кә кадәр танышырга мөмкин.
Норматив-хокук акты проекты буенча күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәрне гражданнар әлеге белдерү басылып чыккан көннән алып язма рәвештә Интернет челтәрендәFomina.Nadezhda@tatar.ru. электрон адресына җибәрә алалар.
Җәмәгать тыңлаулары 2017 елның 11 декабрендә иртәнге 10 да Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегендә узачак. Адрес: Алексеевск районы, Гоголь урамы, 13 нче йорт.