ТР буенча Кадастр палатасы аңлата

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

ТР Кадастр палатасына адрес бирү турында гражданнардан сораулар даими төстә килеп тора. Кагыйдә буларак, гражданнар, кадастр палатасының ни өчен  һаман да күчемсез милек объектына адрес бирмәве белән кызыксыналар. Авторлар еш кына хәбәрләрен адрес буенча җибәрмәүләренә төшенмиләр. Шуңа да карамастан, учреждениедә һәр килгән сорауны аңлатырга тырышалар.

 Күчемсез милке булган һәркемгә адресның ничек бирелүен белү артык булмас. Адрес бирү турындагы карарны җирле башкарма комитетлар кабул итә. Әлеге карар нигезендә мәгълүматлар федераль мәгълүмати адрес системасына кертелә. Шуннан соң адрес бирелгән дип санала. Карар кабул иткәннән соң биш эш көне эчендә яңа адрес турындагы мәгълүматлар теркәү органына җибәрелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International