Депутатлар белән бергә мөрәҗәгатьләргә партиянең җирле бүлекчәсе СекретареВладимир Козонков та җавап бирде.
Халык тарафыннан сайлап куелган депутатлар янына кабул итүгә барлыгы 18 кеше килде. Кагыйдә буларак, кабул итүгә кешеләр үзләренең сораулары һәм мәшәкатьләре белән киләләр. Бу юлы исә Айрат Хәйруллин янына рәхмәт сүзләре белән Караваево авылы кешеләре килде, алар Айрат Нәҗип улына чиркәүләрен торгызуда ярдәм иткән иде.
Спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров депутатка Алексеевскида беренче тапкыр билбау көрәше буенча республика күләмендәге ярышларны үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән өчен рәхмәт әйтте. Бу ярыш шимбә көнне булачак.
Сорауларга килгәндә исә, Сахаровка авылы кешеләре Дәүсовет депутаты Фоат Вәлиевтан юл төзүдә булышуын сорадылар. Кабул итүдә шулай ук пай җирләрен рәсмиләштерү, инвалид баланы дәвалауда матди ярдәм күрсәтү һ.б. мәсьәләләр дә яңгырады.
Аграр колледж студентларын аерым билгеләп үтәсе килә, алар Айрат Хәйруллинга “Хәйруллин фонды” белән бергәләп эшләргә тәкъдим иттеләр. Быел инвалид балаларга фондтан ел саен җибәрелә торган бүләкләрне “Без булдырабыз!” волонтерлар клубы иреклеләре тапшырачак. Егетләр костюмнар һәм күңелле программа белән үзенчәлекле балаларның өйләренә барачаклар.