Хөрмәтле эшмәкәрләр!

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12 нчерайонара салым инспекциясе РФ салым кодексының 430 нчы маддәсе нигезендә 2017 елның 31 декабренә кадәр түбәндәге күләмдә иминият кертемнәрен түләргә кирәклеге турында хәбәр итә.

Мәҗбүри пенсия иминиятенә – - 23 400 сум 00 тиен

Мәҗбүри   медицина иминиятенә – 4 590  сум 00 тиен

Фиксирланган күләмдә иминият кертемнәрен түләү мәҗбүри тәртиптә эшчәнлек алып бару һәм аның төренә, эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керем алу фактына бәйсез рәвештә тормышка ашырыла. Шәхси эшмәкәр булып теркәлү факты да җитә.

Әгәр салым түләүче эшкуарлык эшчәнлеген алып бармый икән, аңа Казан шәһәренең Бердәм теркәү үзәгендә теркәүдән төшү турында гариза бирергә һәм дәүләт пошлинасы (160 сум) түләргә кирәк. Адрес: 420054, Татарстан Республикасы, Казаншәһәре,   Владимир  Кулагин урамы, 1 нче йорт  - ТР буенча 18 нче  районара инспекция.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International