– Бүген – хатын-кызлар, әниләр көне, алар аркасында без бәхетле балалар көлүен ишетәбез. Ана йөрәгендә үз балаларына иксез-чиксез мәхәббәт яши. Ана мәхәббәте барысын да кичерә, ана һәрвакыт булыша һәм үз баласын дөрес юлга юнәлтә. Ананың кайгыртучан, нәфис куллары балаларны бәла-казалардан, кайгы-борчулардан һәм күңелсезлекләрдән саклый.