Санлыга күчәбез

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Алексеевск районында 2013  елдан 1 нче һәм 2 нче мультиплекс, ягъни 20 санлы канал тормышка ашырыла. Тапшыру Зур Полянка авылы белән янәшәдә урнашкан радиотелеүзәктән алып барыла.

Безнең телеүзәк тапшыргычларының куәте санлы ТВны  күрше районнарга карарга да җитәрлек.

Алексеевскилылар республикада беренчеләрдән булып 20 санлы канал карау мөмкинлеге алдылар.

2010 елга кадәр Россия халкының яртысы диярлек (44%) дүрт каналдан артыгын кабул итә алмый иде. Шуның белән бергә андый тапшыруларны үстерү мөмкинлеге бетте. Санлы тапшыру технологияләре кертү аркасында 2018 ел азагына ил халкының 98,4% ы беренче мультиплексның 10 телеканалын, телетамашачыларның 98% тан артыгы беренче һәм икенче мультиплексның 20 каналын карый алачак.

Бүген Татарстан халкының 98,6% ы – РТРС-1 беренче мультиплексы 10 каналының, 78,13% ы РТРС-2 нең 20 каналын карый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International