Биләр авылы кешесенә – 90 яшь

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

2017 елның  24 ноябрендә Биләр авыл җирлеге башлыгы Александр Гайнуллин һәм Биләр авыл җирлеге сәркатибе Тамара Белоусова Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Пирожкова Нина Алексеевнаны  90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

 Нина Алексеевна гомере буе колхозда сыер савучы булып эшләде, хезмәт стажы – 43 ел. Ире белән дүрт бала: ике малай, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Нина Алексеевнаның тугыз оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Хәзер Нина Алексеевна улы тәрбиясендә яши. Энергияле, аралашучан, хезмәт сөючән. Өй эчендәге эшләрне үзе эшли. Җиләк-җимеш, яшелчә бакчасында эшләргә ярата. Авылдашлары арасында хөрмәт казанды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International