2017 елның 18 ноябрендә район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Антонова Бөек Ватан сугышының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылы кешесе Сабирова Маһинур Шәмсевәликызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Маһинур Шәмсевәли кызы таза тормышлы ишле крестьян гаиләсендә дүртенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе үз хуҗалыкларын алып бара. Сугыш вакытында Маһинур Шәмсевәли кызы колхозда төрле эшләрдә эшли, тракторчы ярдәмчесе була, Лаеш районында окоплар казый. 1979 елда авылдашы Габделхак Вәли улына кияүгә чыга.
Маһинур Шәмсевәли кызы клубта һәм китапханәдә җыештыручы булып эшли, өй хуҗалыгы алып бара. Авыл кешеләре аны хөрмәт итәләр һәм яраталар.