“Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем Дмитрий Викторович Баковка һәм Николай Михайлович Белоусовка бирелде.
“Алексеевскдорстрой” ААҖның участок начальнигы һәм “Алексеевскдорстрой” ААҖның өченче дәрәҗәле экскаватор машинисты әлеге югары бүләккә республиканың юл-транспорт төзелешенә өлеш керткәннәре һәм намуслы хезмәтләре өчен лаек булдылар.
* * *
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт кәгазенә Анатолий Павлович Коротин лаек булды.
“Алексеевскдорстрой” ААҖның маркетинг һәм тәэмин итү буенча генераль директоры урынбасары әлеге бүләккә күпьеллык намуслы хезмәте өчен, шулай ук республиканың юл төзелешен үстерүгә өлеш керткәне өчен лаек булды.
* * *
“Алексеевскдорстрой” ААҖ мастеры Анатолий Васильевич Даниловка күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм Татарстан Республикасы юл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт белдерелде.