Сишәмбе көнне Алексевск районына Венгриянең Татарстандагы консулы Адам Штифтер һәм консул Ласло Дароци килде. Кунакның безгә килүенең төп максаты Зур Тигәнәледә борынгы венгрларның каберләренә бару иде.
Адам Штифтер һәм консул Ласло Дароци үз сәфәрләрен Воскресение чиркәвенә барудан башладылар. Район башлыгы Владимир Козонков һәм башкарма комитет җитәкчесе киңәшчесе Рәфкат Мифтаховның озата йөрүендә алар ягыбызның күренекле урыннарын карадылар. Чиркәүнең тарихы һәм изге әйберләре турында кунакларга протоиерей Павел Чурашов сөйләде. Аларны бигрәк тә Ахтыр Мәрьям Ана иконасы кызыксындырды. Дин әһеле консулларны ел саен үткәрелә торган Кыңгырау чыңы фестиваленә, шулай ук Венгрия чаң кагучыларын анда катнашырга чакырды. Кунаклар чиркәүнең матурлыгына һәм мәһабәтлелегенә таң калдылар, руханига һәм мәхәллә кешеләренә җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.
Шуннан соң алар В.И.Абрамов исемендәге туган як музеена юл тоттылар, анда район экспонатлары һәм тарихы белән таныштылар. Музей директоры Ольга Кладова экскурсия үткәрде һәм борынгы заманнардан ук безнең якларга килеп урнашкан халыклар тормышының төп чаралары турында сөйләде. Кунаклар биредә Венгрия белән бәйләнгән экспонат та күрделәр. Анда Беренче Бөтендөнья һәм гражданнар сугышларына багышланган экспозициядә Будапештта ясалган фляжка да бар. Музей хезмәткәре Владислав Осянин аңлатканча, мөгаен, ул Австрия-Венгрия армиясе солдатларыныкы булгандыр һәм ул безнең районга трофей булып килеп эләккәндер. Кунаклар район территориясендә яшәгән һәм хәзер дә яшәүче күп санлы халыклар белән тулылана баручы районның бай һәм эчтәлекле тарихы белән таныштылар.
Инде алдарак хәбәр ителгәнчә, килүләренең максаты Зур Тигәнәледән ерак түгел урнашкан каберлек булды, ул 1974 елда юл төзегәндә табылган иде. Адам Штифер һәм Ласло Дароци Бөек күченеш чорында ике гасыр буена биредә яшәгән борынгы бабаларының каберләренә баш иделәр. Мадьярлар (венгрларны икенче төрле шулай атыйлар) фин- угыр кабиләләренә керәләр, һәм безнең җирләр алар өчен ике арадагы өйгә әйләнә. Бу халыкка Чулман ярларыннан алып Дунайга кадәр озын һәм сикәлтәле юл узарга туры килә. Генераль консул һәм район башлыгы Владимир Козонков киләчәктә шушы тарихи истәлекне саклап калу өчен каберлек урынында һәйкәл кую турында сөйләшеп килештеләр.
Кунаклар шулай ук Зур Тигәнәле авылы музеена керделәр, анда зур булмаган экспозиция беренче венгр истәлегенә багышланган. Шуннан соң делегация Биләр музей-тыюлыгына юл алды. Юлда алар академик Бутлеровның часовня-төрбәсенә кереп чыктылар. Тарих-археология музеенда кунакларны музей-тыюлык директоры Әнәс Кутуев каршы алып, озатып йөрде. Биредә алар урта гасырдагы Биләр шәһәренең тарихы белән таныштылар. Изге Чишмәдә алар өчен экскурсия оештырылды, шул экскурсия вакытында алар төрле милләт һәм дин тотучы кешеләр өчен чишмәнең мөһим әһәмияте турында белделәр.
Сәяхәт йомгаклары буенча консуллык хезмәткәрләре күргәннәренә гаҗәпләнделәр һәм район белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын әйттеләр. Атап әйткәндә, киләсе Халыкара “Сәләт” яшьләр форумында Венгрия студентларының катнашачагы күз алдында тотыла.
Әйтергә кирәк, венгр халкы вәкилләрен галим-археологлар озатып йөрде. Алар арасында тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин да бар иде. Ул моннан кырык еллар чамасы элек казу эшләрендә турыдан-туры катнашты. Ул чакта Зур Тигәнәледән Сахаровка ягына юл төзегәндә тракторчы кара җирне алганда каберлеккә тап була, шуннан соң археологлар 140 тан артык кабер табалар.