РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлекчәсе начальнигы Ещев Олег Леонидович, Алексеевск районында янгыннарда 2017 елның ун аенда – өч кеше, 2016 елда бер кеше һәлак булды, дип хәбәр итә. Тулаем алганда, Татарстан Республикасында кешеләрнең янгыннарда янып үлү очракларының артуы күзәтелә.
Хөрмәтле Алексеевск районы гражданнары, янгыннарны һәм аларда кешеләрнең аларда янып үлүләрен киметүдә уңай нәтиҗәләргә уртак тырышлык белән генә ирешергә мөмкин, моның өчен бөтен кешегә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк.
Ягып җылыту сезоны җитте, моның өчен шуны истә тотарга кирәк:
Мичләрдән файдалану чорында төтен юлларын кимендә өч айга бер тапкыр корымнан чистартырга кирәк. Явым-төшемнән һәм ярыклар хасил булудан саклану өчен мичне мөстәкыйль нигезгә утырту зарур. Мич стеналарының берсе генә булса да агач стеналарга яки бүлмә тактасына терәлеп торырга тиеш түгеллеген онытмагыз. Алар арасында мичнең бөтен буена һава йөри торган аралык калырга тиеш. Мичкә ягар алдыннан, һичшиксез, аның төзеклегенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр мичнең стенасында тишекләр һәм ярыклар булса, аларны балчык белән яхшылап сылау мәслихәт.