2017 елның 4 ноябрендә, Халык бердәмлеге көнендә, Алексеевск районыныңВойкино авылы муниципаль зиратында гражданнар сугышының 18 корбаны мәетләрен җирләделәр.
Кайгылы яңадан җирләү тантанасында социаль мәсьәләләр буенча Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.П.Чурин, “Ватан” методик берләшмәсе, правослау чиркәве вәкилләре, Казан, Чистай, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас, Әлки һәм Алексеевск районнарының эзләү отрядлары, Войкино авыл җирлеге администрациясе, җирле халык, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау, аларның мәетләренә сак карау мәдәни традициянең аерып алгысыз өлеше булган битараф булмаган кешеләр катнашты.
Протоиерей Павел (Чурашов) һәлак булган сугышчыларга җеназа укыды.
Атып үтерелгән унсигез кешенең мәете хөрмәтләп һәм правослау йоласы буенча җиргә иңдерелде.