Алексеевск районында “Бердәм Россия көннәре” төбәк партия проекты һәм аның туган көнен бәйрәм итү кысаларында “Забавный медведь” (“Кызык аю”) балалар конкурсы старт алды.
Конкурс 8 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр барачак. Җиңүчене эксперт комиссиясе билгеләячәк. Бөтен эшләр ВКонтакте (vk.com/alekseevsk_er) социаль челтәренә куелачак.
Конкурсның төп темасы итеп катнашучыларда туган якка мәхәббәт, Россиянең бай тарихи мирасы өчен горурлык, “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенә мәхәббәт, аның символына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иҗат потенциалын үстерү максатында “БЕРДӘМ РОССИЯ” символы – АЮны ясарга яисә сурәтләргә тәкъдим ителә.
Иҗади бәйгедә 10 яшькә кадәрге теләге булган бөтен бала катнаша ала. Рәсемнәр һәм эшләр 2017 елның 24 ноябренә кадәр Алексеевск штб., Совет мәйданы, 4 нче йортта урнашкан партиянең җирле башкарма комитетына җибәрелә.