2017 елның 16 ноябреннән 19 ына кадәр Министрлык ярдәмендә “Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе” тарафыннан “Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” V республика милләтара яшьләр форумы үткәрү планлаштырылды.
Форум Татарстан Республикасы муниципаль районнары яшьләрен милләтара килешүне ныгыту, яшьләр арасында милләтчелекне булдырмау эшчәнлегендә актив катнашырга тартуга юнәлдерелгән.
Форумда республика муниципаль районнары яшьләренең 160 тан артык вәкиле, Татарстан халыклары ассамблеясе составына керүче милли-мәдәни автономия яшьләре, чит ил студентларының катнашуы планлаштырыла.
Гаризалар “Россия яшьләре” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (адресы: ais.fadm.gov.ru) 2017 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә.