2017 елның 1 ноябрендә Урта Тигәнәле авыл җирлеге сәркатибе Гөлия Мөлекова, Урта Тигәнәле авылы мәдәният йорты директоры Фоат Сафин һәм китапханәче Равия Сафина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылы кешесе Моратова Хаҗия Гыйниятулла кызын 90 яше тулган көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Владимир Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Хаҗия Гыйниятулла кызы ишле колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләдә тугыз бала була, ул өченче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе колхозда эшли. Сугыш вакытында Хаҗия Гыйниятулла кызы колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя: Лаеш районында окоп казый, Казан янында урман кисә. Авылдашы Хатыйп Фатыйх улына кияүгә чыга. Ире белән биш ул тәрбияләп үстерәләр, 10 оныгы, сигез оныкчыгы бар.