Идел буе федераль округының барлык кешеләрен Халык бердәмлеге көне белән котлыйм!
Дәүләтебезнең көче, аның чәчәк ату һәм үсү нигезе - халыкларның бердәмлегендә. Күп еллар дәвамында Идел буе үзара хөрмәт һәм дуслыкка нигезләнгән төрле милләт һәм дин вәкилләренең бер-берсе белән дус һәм тату яшәүләре мисалы булып тора. Безнең бурыч - шушы уникаль бердәмлекне тынычлык һәм кешеләр иминлеге, социаль тотрыклылылык һәм җәмгыятьтә үзара аңлашу хакына саклау һәм арттыру.
Тарих безне авыр минутта гына түгел, ә бәлки тыныч көндәлек тормышта да тырышлыкны берләштерергә өйрәтә. Бары тик үз дәүләтегезне үстереп, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне ныгытып һәм үзегез камилләшеп кенә алга барырга мөмкин.
1612 елда илнең бербөтенлеген һәм бәйсезлеген саклап кала алган бөек бабаларыбызны хөрмәт итеп, бүген без үз Ватаныбыз өчен җавап бирүебезне истә тотарга кирәк. Әйдәгез, аны бергәләп яратыйк һәм саклыйк!
Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Халык бердәмлеге көне белән!