“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе конкурсның башлануы турында игълан итә

2017 елның 3 ноябре, җомга

“Балалар бакчалары – балаларга” федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иҗади конкурс игълан ителә. Эшләр (рәсемнәр) түбәндәге номинацияләрнең берсендә башкарылган булырга тиеш:

  • “Җир – безнең өебез”;
  • “Киләчәк табигате”;
  • “Минем кече Ватаным”
  • “Табигатьне бергәләп саклыйк”.

Рәсем А4 форматында кәгазьдә, картонда, ватманда төсле карандашлар, акбур, акварель, гуашь белән ясалган булырга тиешләр.

Конкурс ике этапта үткәрелә.

Конкурста катнашучылар конкурста беренче этапта катнашу өчен рәсемнәрен 2017 елның 10 ноябренә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең җирле башкарма комитетына (Госстрах бинасы, 1 нче кат) тапшыралар.

 Икенче этапта конкурска тәкъдим ителгән рәсемнәр «ВКонтакте»:vk.com/er_detsady_detiam социаль челтәренә, #детскиесадыдетям и#Землянашдом хэштэгларын куеп, “Балалар бакчалары – балаларга” федераль партия проектының рәсми сәхифәсенә урнаштырылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International