Владимир Путин автомобильченең җәяүлене юл аркылы чыгарып җибәрүдән баш тартканы өчен штрафны арттыру турындагы законга кул куйды.

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин автомобильченең җәяүлене юл аркылы чыгарып җибәрүдән баш тартканы өчен штрафны арттыру турындагы законга кул куйды .Аның күләме 1500 сумнан 2500 сумга кадәр артачак.

Хәзер  җәяүлеләргә, велосипедчыларга яки юл хәрәкәтендә башка катнашучыларга юл бирергә дигән юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үтәмәгән өчен тагын да катырак җәза биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International