Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халык бердәмлеге көне. Ул эшләми торган бәйрәм көне санала. 2017 елда 4 ноябрь эшләми торган шимбә көненә туры килә. Мондый очракта ял аннан соң килүче эш көненә күчерелә, ягъни 4 ноябрь бәйрәм көне дүшәмбегә туры килгән 6 ноябрьдә ял ителә.
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне, шулай ук эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
Шул рәвешчә, биш көнлек эш атнасында 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак, ә 3 ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскартылачак.