2017 елның 2 ноябрендә Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә "Брейн-ринг"интеллектуаль уены үткәреләчәк, аны ел саен "ФОРПОСТ" Алексеевск территориальүзәге һәм “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты үткәрә.
Үз форматы буенча бу уен барыбызга да таныш “Нәрсә? Кайда? Кайчан? уенын хәтерләтә. Монда бер генә күп белүчеләр командасы түгел, ә бәлки дүрт студентлар командасы катнаша. Катнашучы командаларга “Мин үз илемне яратам, мин үз Ватаным белән горурланам” темасына патриотик юнәлештәге сораулар биреләчәк. Анда иң көчле ике команда ачыкланачак, алар финалга үтәчәкләр һәм беренче урын өчен көрәшәчәкләр.
Уенчыларның һәм тамашачыларның киеренкелеген бетерү өчен командалар җыйган очколарны исәпләү вакытында җирле “Пилигрим" командасы КВН миниатюралары күрсәтәчәк.
Командаларга уңыш теләп тору һәм вакытны күңелле итеп үткәрү өчен теләге булган бөтен кеше чакырыла.