Октябрьдә Алексеевск теннисчылары 2000 елгы һәм аннан кечерәк спортчылар арасында өстәл теннисы буенча беренчелектә уңышлы чыгыш ясадылар һәм Казан Лигасында лаеклы нәтиҗәгә ирештеләр.
Беренчелек Казанда ай башларында узды һәм, анда 16 малайлар һәм 13 кызлар командасы катнашты. Алар арасында Казанның җыелма командалары, шулай ук Олимпия резервы училищесы командалары бар иде, дип хәбәр итә тренер Геннадий Типясев. Мондый компаниядә Алексеевск районы теннисчылары югалып калмады, алар авыл районнары спортчылары арасында икенче гомумкоманда урынын яуладылар. Районыбызны Станислав Фомин, Илья Лапшин, Михаил Сяркин, Валерия Пашагина, Яна Рамазанова, Анастасия Пашагина тәкъдим итте. Валерия Пашагина, авыл районнары спортчылары арасында катнашып, шәхси зачетта бик яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм көмеш медальгә лаек булды. Бу инде аның республика һәм Бөтенроссия турнирларында яулаган утыз бишенче медале.
Ләкин Кр.Бараннан Станислав Фоминның нәтиҗәсе иң яхшысы, ул бүгенге көндә Олимпия резервы училищесында укый һәм спорт мастерлыгына кандидат. Станислав авылларында шундый исемгә ирешкән бердәнбер кеше буларак авыл тарихына кереп калыр, мөгаен. Әлеге турнирда ул шәһәр теннисчылары арасында шәхси һәм парлы зачетта ике тапкыр бронза медаль алды, һәм бу нәтиҗә аңа Идел буе Федераль округы ярышларында Татарстан Республикасы җыелма командасы составында катнашырга хокук бирәчәк.
Казан Лигасы кысаларында узган ярышлар бөтен республикадан ике йөздән артык катнашучыны җыйды. Кр. Баран, Алексеевск һәм Лебедино теннисчылары төрле категорияләрдә катнаштылар. Данил Филичкин дүртенче лигада җиңеп, алда торган ярышларда чыгыш ясау хокукына ия булды. Өлкән спортчылар уйнаган икенче лигада иң кечкенә катнашучы – ун яшьлек лебединолы Михаил Сяркин иң каты финал ярышларында икенче лигада беренче урынны яулады һәм үзенә Татарстанның көчле уенчыларына юлны ачты. Шулай ук Кр. Бараннан Ангелина Фомина, Лебединодан Яна Рамазанова, Алексей Монахов, Артем Егоров та яхшы уйнауларын күрсәттеләр.