2017 елның 26 октябрендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Давыдов гражданнарны кабул итте, аның барышында Татарстан Республикасы, Оренбург һәм Самара өлкәләре кешеләренең мөрәҗәгатьләре каралды. Чарада округ төбәкләрендәге федераль инспекторлар, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашты.
Видеокабул итү барышында Татарстан Республикасы Актаныш авылы кешесенең аренда килешүен озайту һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен күчемсез милек объектын һәм җир кишәрлеген милек итеп рәсмиләштерү турындагы мөрәҗәгате каралды. Гариза бирүче милек хокукын яңа төзелешкә һәм җир мәйданына вакытында теркәргә өлгермәгән. Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев тулы вәкаләтле вәкилгә гариза бирүчегә кирәкле документларны әзерләүдә ярдәм күрсәтеләчәк, аренда килешүе озайтылачак, күчемсез милек объектына һәм җир кишәрлегенә милек хокукы рәсмиләштереләчәк, дип вәгъдә бирде.