Татарстан Республикасы буенча “Росреестр федераль кадастр палатасы” федераль дәүләт бюджĕт учреждениесе филиалына кадастр һәм җир төзелеше эшләрен, шулай ук консультация хезмәтләре күрсәтү буенча яңа вазыйфалар йөкләнде.
Әгәр кадастр палатасына консультация хезмәтләрен сорап бүген үк мөрәҗәгать итәргә мөмкин булса, Татарстан Республикасында һәм бөтен илебездә кадастр һәм җир төзелеше эшләрен гамәлгә ашыру буенча хезмәтләрне 2018 елның 1 гыйнварында алырга мөмкин булачак. Хәзерге вакытта 22 пилот төбәгендә генә әлеге хезмәтләрне бирү технологияләре эшләнә, бөтен системага анализ ясала.
Барлык күчемсез милек объектлары турында мәгълүматлар Бердәм дәүләт реестрында булырга тиеш. Бу салым базасын дөрес формалаштыру, милеккә хокуклары булган кешеләрнең милек өчен бәхәсләшүләрен булдырмау, шулай ук җирләрне әйләнешкә кертү өчен мөһим. Җир кишәрлекләренең яртысыннан артыгының гына закон нигезендә билгеләнгән чикләре бар. Татарстан Республикасы буенча күчемсез милек реестрында торак пунктлар чикләренең (3118 дән 363) 11 проценты турында гына мәгълүматлар бар, ә Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең күрше субъектлары белән чикләре турындагы мәгълүматлар бөтенләй кертелмәгән.