Алексеевск районы прокуратурасы 29 яшьлек район кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 139 нчы маддәсе, 1 нче бүлегендә каралган җинаятьне (торакка анда яшәүчеләрнең ризалыгыннан башка керү) эшләүдә гаепләнә.
Суд 2017 елның 4 сентябрендә иртәнге 5 тулырга 25 минутлар тирәсендә Алексеевск районының Биләр авылы кешесе исерек хәлдә кеше өенә законсыз керү нияте белән тимер ишекнең эшермәсенә зыян китерә, дип билгеләде. Аннары ул зыян күрүченең өенә керә, шуның белән Россия Федерациясе Конституциясендә каралган торакның кагылгысызлыгына хуҗа кешенең конституцион хокукын боза.
Суд җинаятьчегә 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирде.