Министрлык Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясенең төбәк җәмәгать оешмасы белән берлектә 2009 елдан “Кадрлар резервы” республика проектын гамәлгә ашыра. Проектның максаты – яшь лидерларны сайлап алу, укыту һәм озата йөрү системасын формалаштыру, яшьләрнең социаль яктан әһәмиятле чараларда һәм төрле дәрәҗәдәге программаларда катнашуын активлаштыру, яшь кадрларның эшлекле һәм шәхси сыйфатларын үстерү һәм киләчәктә аларны төрле иҗтимагый өлкәләрдә алга җибәрү.
Проектның конкурс процедураларын узу йомгаклары буенча финалистлар республика министрлыклары һәм ведомстволарына, җәмәгать оешмаларына стажировкага җибәреләчәкләр, шулай ук эшкә урнашканда рекомендацияләр һәм Татарстан Республикасы яшьләренең бренд проектларын оештыручылар арасына керү мөмкинлеге алачаклар.
Проектта 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша алачак.